Атаклы продюсер Илгиз Абдракипов 900 чакрымны узып, улы өчен дүрт аяклы дусты артыннан Әгерҗегә килә.

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Атаклы продюсер, хәзерге вакытта мәрхүм җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракипов 900 чакрымны узып, улы өчен дүрт аяклы дуска Әгерҗегә килә.

- Без барыбыз да бик яраткан эт авырып үлде. Без улым белән бу югалтуны кискен кичердек. Менә мин яңа дүрт аяклы иптәшне табарга булдым. Әгерҗедәге танышым Равил Бәдретшин овчаркасының көчекләре барлыгын әйтте. Озак уйлап тормыйча ерак юлга киттем, - дип сөйли Илгиз Фәнүс улы.

- Без Илгиз белән күптәннән иҗат җирлегендә таныштык. Сирәк очрашуларга карамастан, телефон аша еш аралашабыз, - ди Равил Бәдретшин. 

Сүз уңаеннан, матур көйләр иҗат итүче буларак, Равил Нәҗип улы эстраданың күп кенә артистлары белән якыннан аралаша. Бу юлы ул үзенең этләр белән мавыгуы турында сөйләде.

- Кавказ овчаркасы 15 яшендә үлде. Шуннан соң өч елга якын Иль кушаматлы немец овчаркасын тотабыз. Бу аның беренче көчекләре.  Аларның әтисе - Ижаудан чемпион.  Щенков алты. Танышлар алдан ук барысын да "броньлап" куйганнар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International