Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнары бара. Сынау уздыру пункты итеп безнең районда 2нче мәктәп билгеләнде.
6 һәм 7 июльдә – рус теле, 10 июльдә – профиль математика, 13 июльдә – тарих һәм физика, 16 июльдә – җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә биология һәм чит телләр буенча (язма өлеш) БДИ була. Чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше 22 һәм 23 июльгә планлаштырылган.