“Ярдәм янәшә! Помощь рядом“ фурасы соңгы тапкыр килде

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

“Ярдәм янәшә! Помощь рядом“ республика хәрәкәте катнашында гамәлгә ашырылучы хәйрия программасы нигезендә Әгерҗегә дүртенче – соңгы тапкыр азык-төлек җыелмалары төялгән фура килде. 

Коронавирус пандемиясе вакытында мондый ярдәмне райондагы 750 гаилә алды.

Исегезгә төшерәбез: республика тарафыннан мондый җыелмалар уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән гаиләләргә һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз гражданнарга, социаль яктан куркыныч хәлдә калган һәм ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан, опека һәм попечительлек вазифалары бушлай башкарыла торган гаиләләргә бирелде. Азык тупланмаларын шулай ук кризистан аеруча зыян күргән үзмәшгуль һәм эшмәкәр гаиләләре дә алды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International