"Матурлык сукмагы буйлап": Мирзалиф Харасов истәлегенә

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Районыбызда иң төзек, чиста авылларның берсе Тәбәрледә әлеге җирлек башлыгы Мирзалиф ХАРАСОВ белән бергәләп матурлык сукмаклары буйлап уздык. Моңа күркәм сәбәп тә бар иде. Аның турында – бераз соңрак.

- Матурлык халыкның үзеннән тора инде ул. Бу яклап бездә аңа гашыйклар күп. Яз җитеп, җир кибә башлауга, авылдашларым кулларына себерке-тырма ала. Аларга әйтү дә кирәк түгел. Сабантуй алдыннан тагын бер өмә ясыйбыз. Ә хуҗасыз йортларның аллары, иске медпункт кебек хәзер эшләми торган учреждение территорияләре безнең карамакта, – ди Мирзалиф әфәнде. 

Әнә шулай, авылның матурлыгы турында сөйләп башлаган әңгәмә үзеннән-үзе язмам героеның балачагына әйләнеп кайта...

ИЛЛЕ ЕЛДАН СОҢ ОЧРАШУ

Тумышы белән күрше Мукшур авылыннан ул. Әти-әнисе күп еллар колхозда эшләгәннәр.

 Гомерләре генә озын булмады. Бигрәк тә әтинеке, 61 яшендә бакыйлыкка күчте. Сугыш михнәтләрен кичерүе, аннан гомере буе тракторда эшләве дә сәбәп булгандыр инде моңа.

Ә балачакка килгәндә, аның сагынып искә алырдай мизгелләре бик күп.

 – Мукшурда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Тәбәрле сигезьеллык мәктәбенә йөреп укыдык. Ат белән. Тәнәфес вакытында чиратлап атка су бирүләр, буранда адашмас өчен чана юлына маяк кадаулар дисеңме?! Ничек онытасың инде ул чакларны?! Ни кызганыч, яшьтиләрнең генә күбесе юк инде: күршеләр Мөнир һәм Флүр Хөрмәтовлар, Марсель Сәлимуллин... 27 июльдә мәктәпне тәмамлаганга 50 ел тулу уңаеннан очрашу  уздырабыз. Яшермим: сагынып көтеп алам мин үзем оештырган бу кичәләрне. Еллар узган саен сабакташлар белән күрешүләрнең кадере арта гына бара...

ЭШЛӘП ҮСТЕМ

 Дус малайлар белән атлар көтү, печән әзерләүләр... Бераз үскәч, зурлар сенаж ташыганда грузчик булып йөрүләр. Һәр авыл малае кебек мин дә эшләп үстем, Аллага шөкер....

2006 елда авыл җирлеген җитәкли башлаганчы,  шофер да, учетчик-бригадир да, агроном-оештыручы да, бригадир да, баш агроном да, колхоз рәисе дә, контролер-кассир да булып эшләргә туры килә аңа.

 Армиядән кайткач, ике ел шофер булдым. Лаеш техникумында укып кайтканнан соң агроном-оештыручы итеп куйдылар. “Коммунизмга” колхозын Мөхәммәтнур Гыйльфанов җитәкләгәндә тугыз ел Мукшур бригадасы белән җитәкчелек иттем. Эшләргә кеше күп, техниканы әйтеп тә тормыйм. Иң рәхәт еллар булган икән ул....    

ИР ҺӘМ ХАТЫН – БЕРБӨТЕН

1975 елда Тәбәрле кызы Әнсәрия белән гаилә коралар.

 Балаларга уңайлырак булыр дип, 1987 елда Тәбәрлегә күчендек. Әни дә безнең белән күчте. Балаларны тәрбияләүдә әнинең ярдәме бик зур булды. Әнсәрия белән мин әнигә бу яклап бик тә рәхмәтле. Бик тынгысыз иде, мәрхүмә. Вафатыннан соң озак вакыт юксындык аны... Өч балага гомер бүләк иткәннәр: Ленарлары – Зәйдә, Лилияләре – Чаллыда, Гөлияләре Ижауда төпләнгән. Өчесенә дә югары белем алырга, үз сукмакларын табарга булышканнар. Хәзер инде алты оныклары хәстәре белән янып яшиләр. Мирзалиф әфәнде “гаиләбезнең бөтен, балаларыбызны эшле һәм ашлы  булуында Әнсәриянең тырышлыгы бик зур”, дисә, җәмәгатенең үз карашы: “Мирзалиф гаилә җанлы, чын хуҗа була белгәнгә күрә гаиләбез дә шулай түгәрәк, шөкер”... Монысы – “Ир һәм хатын – бербөтен” дигәнгә матур бер мисал.

 Син өйдә чакта миңа да тыныч. Әлегә күп вакытың эштә уза. Синең белән кара-каршы утырып чәй эчүләре дә рәхәт... Әнә шулай дип яратулы, хөрмәтле караш ташлый Әнсәрия ханым 44 ел янәшәсеннән атлаучы, аны һәм сөекле балаларын, оныкларын  җил-яңгырдан ышыклаучы җәмәгатенә. Шушы урында тагын бер сан турында әйтми мөмкин түгел: 20 июльдә Мирзалиф әфәнде 65 яшен тутыра. Шуңа “ял итәргә вакыт,” дип ишарәләве Әнсәрия ханымның...

- Ялга киткәч, нәрсә белән  шөгыльләнерсез соң? дип сорыйм.

-  Ий, үз йорты белән яшәгән кешенең эше бетәме соң инде! Шөгыль бар инде ул: бал кортлары, маллар... Маллар дигәннән, унҗидешәр баш асраган чаклары да булган. Балаларны укытканда терлек тотуның аеруча ярдәме тиде, диләр.

КҮҢЕЛДӘГЕСЕ – ШУЛАР

- Авыл башлыгы буларак, кайсы эшләрегезгә аеруча сөенәсез?

- Тәбәрле авыл җирлегенә караучы дүрт авылның Тәбәрле, Сокман, Мукшур, Яңа Акхуҗаның зиратларын тәртипкә китердек. Игелекле кешеләрнең дә ярдәме зур булды. Урамнарны төзекләндереп бетердек дияргә була. Сокманның бер урамы гына калып бара. Анысын да киләчәктә эшләрбез дип планлаштырабыз. Сокманда 220 метр аралыкта суүткәргеч торбаларны алыштырасы бар. Тәбәрле клубы алдындагы коймаларны яңартасы... Узган ел Мукшур авылы көнен уздырган идек, быел Яңа Акхуҗаныкын уздырасы... Әлегә күңел өстендәгеләре әнә шулар.

Авыл җирлеге башлыгы әнә шундый күркәм хыяллар белән яши икән, димәк, киләчәктә бу авыллар тагын да төзегрәк һәм матуррак булыр әле.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International