Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 9 июльдән 11 июльгә кадәр Брянск өлкәсендә узачак.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә Россия агросәнәгать комплексы казанышларының иң эре смотрларының берсе агымдагы елда традицион форматта гына түгел, онлайн режимында да узачак, бу аның колачлавын арттырырга һәм үзебезнең агросәнәгать комплексының актуаль эшләнмәләре белән киңрәк аудиторияне таныштырырга, шулай ук авыл хуҗалыгын, аграр фәнне һәм технологияләрне үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.
Бөтенроссия кыр көне форматы быел махсус эшләнгән интернет-платформа хисабына киңәйтеләчәк, аның кулланучылары экспозиция буенча виртуаль экскурсия ясый алачак. Очрашуларны дистанцион рәвештә уздыру һәм килешүләргә кул кую, тармакны үстерүнең актуаль тенденцияләре турында фикер алышу һәм тәҗрибә алмашу өчен техник мөмкинлекләр булдырылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы виртуаль кырында компанияне тат тәкъдим итәчәк