Ташламалы ипотека көчәя бара

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан ике ай дәвамында дәүләт ташламалы ипотека программасы гамәлдә булган 6,5 процент ставка белән 753 ипотека теркәлгән. Килештерелгән шартнамәләр саны буенча Казан - 439 һәм Яр Чаллы алда барды - 161.

Татарстан Республикасы районнарында килешү санының күрсәткечләре дә арта бара - Лаеш районында ике айда 61 килешү теркәлгән, Әлмәт районында - 43, Зеленодольск районында - 20, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында - 18, Биектау районында - 5.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лилия Борһанова сүзләренә караганда, 2020 елның июнендә Татарстан Росреестры тарафыннан 465 ташламалы ипотека кредиты килешүе теркәлгән, бу май аена караганда 62 процентка күбрәк! Казанга килгәндә, июньдә 301 ипотека теркәлгән иде, алдагы ай белән чагыштырганда үсеш 118%!

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте еллык 6,5% лы ташламалы ипотека программасын 2020 елның апрелендә раслады. Ул сатып алуга алынган кредитларга кагыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International