2020 елның 8 июлендә Иж-Бубый авылы тарихы музеенда ТР Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Рөстәм Вәлиев булды. Аның белән очрашуда "ТР Әгерҗе муниципаль районының Тарих һәм мәдәни мирас музее" МБУК директоры Джаметова Гөлнара Фелисовна, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Ваһапов Раиф Рафинат улы, музейга нигез салучы хезмәт ветераны Гәрәев Раиф Мөхәммәтҗан улы, "Бубилар мирасы - Наследие Буби" җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җиһангәрәев Искәндәр Рөстәм улы, Братьев исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбе директоры Равил Нәҗип улы һәм Әгерҗе шәһәренең "Нур" мәчете имамы Габделкарим Бәдретҗан улы Гыйззәтуллин катнашты.
Музей мөдире Алсу Хисмәтуллина кунакларны Иж-Бубый тарихы белән таныштырды, ХХ-ХIХ гасырлар чикләрендә авылда мәгърифәтчелек үсеше турында сөйләде. Искәндәр Җиһангәрәев кунакларга татар мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин-Бубыйлар һәйкәле эскизын, чыгышы Иж-Бубый һәм хәзерге вакытта торгызылучы макетын тәкъдим итте.