1 сентябрьдә мәктәпләрдә линейкаларны яңа формада үткәрәчәкләр, дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов. Элегрәк Роспотребнадзор коронавирус пандемиясе аркасында мәгариф оешмаларында киләсе елга кадәр массакүләм чаралар үткәрүне тыйган иде.
Министр сүзләренә караганда, бу юлы укучылар Белем көнен элеккегечә үткәрмәячәкләр.
"Әмма укучылар мәктәпләргә киләчәк, укытучылар мәктәпләргә киләчәк һәм белем бирү процессы башланачак, дип ышанабыз, әмма авыру яки инфекция таралуга юл куймау өчен билгеле бер таләпләр белән", - диде ул "Беренче пандемия нәтиҗәләре: дөнья мәгариф системасы өчен таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр" халыкара конференциясендә.
Быел Белем көнендә бәйрәм чараларын, укучыларның һәм укытучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып үткәрәчәкләр, дип өстәде Кравцов.
Шулай ук Кравцов 1 сентябрьдә мәктәпләрдә укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләре турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, диагностика нәтиҗәләре буенча билгеләр куелмаячак, укытучылар.