Гражданнар җыелышы

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

           30 гыйнвар көнне гражданнар җыелышы Кырынды авылында узды. Җыелышта район Башлыгы урынбасары Нурисламов Р.Т., авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гатауллин Д.Г., Россельхозбанкның Әгерҗе филиалы идарәчесе   Хадимуллина Ф.Ә. катнашты.                 

           Район пенсия һәм социаль яклау идарәләре белгечләре Сафиуллина А.Ф., Осадчая Е.В. халыкны кабул иттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.


           

           Авыл җирлеге башлыгы Закиров Илназ Илгизәр улы үзенең отчет докладында узган елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады һәм алда торган бурычларны билгеләде.


           Хезмәт ветераны Шабаев М.М., мәхәллә имамы Мөбин хәзрәт авыл көнкүреше, тәрбия мәсьәләләре турында бик эчтәлекле, мәгънәле чыгышлар ясадылар.


          Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гатауллин Д.Г. халыкка пай җирләрен теркәү тәртибен тәфсилләп аңлатты, район Башлыгы урынбасары Нурисламов Р.Т. район күләмендәге яңалыклар, үзгәрешләр хакында сүз алып барды.

 

 

Әгерҗе муниципаль районы Советы оештыру бүлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International