Мәктәпләргә 1 сентябрьдә традицион линейкалар үткәрергә рөхсәт итәчәкләр

2020 елның 14 июле, сишәмбе

1 сентябрьдә традицион мәктәп линейкалары булачак. "Россия 24" каналында эфир барышында Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов шулай дип белдерде.

Министр яңа уку елының укытучылар һәм укучылар өчен гадәти срокларда - 1 сентябрьдә башланачагын әйтте. Аңарчы министрлыкта, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять аркасында традицион линейкалар узмаячак, дип хәбәр иттеләр.

Шулай да тантаналы линейкалар булачак, мәктәпләргә аларны уздырырга рөхсәт иттеләр, дип хәбәр итә "Вести". Әмма, укучыларның, аларның ата-аналарының һәм укытучыларының сәламәтлегенә куркыныч тудырмас өчен, Роспотребнадзорның барлык таләпләре исәпкә алынырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International