Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев район ветеринария берләшмәсе коллективын һөнәри бәйрәмнәре – Татарстан ветеринариясе көне белән котлады.
Район җитәкчесе район дәүләт ветеринария хезмәте урнашкан бинада булып, әлеге тармак эшчәнлеге белән якыннан танышты, хезмәт шартларын күзәтте.
Ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ике хезмәткәргә – Тирсә участогы ветеринар пункты мөдире Динә Нурмиевага һәм Көчек ветеринария участок пункты мөдире Галина Сергеевага Мактау грамоталары тапшырды.