К.Маркс урамындагы 208 нче йорт ишегалдында "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиевнең һәм хезмәт күрсәтүче, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләренең халык белән очрашуы узды. Ишегалдын төзекләндерү һәм капиталь ремонт буенча төп мәсьәләләр буенча актив фикер алыштылар. Җитәкчеләр барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңладылар, алар эшкә кабул ителде.