Татарстан Росреестры беренче тапкыр салым җыемнары буенча бурычлары булган милекче хокукларын чикләде

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә, Салым кодексының 73 маддәсенең 2.1 пунктында каралган закон нигезендә, ипотеканың беренче теркәлүе булды. Казан шәһәре үзәгендәге торак булмаган бина беренче залог объекты булды. Шулай итеп, әлеге бинаның салым җыемнары буенча бурычы булган милекчесе аның милкендәге күчемсез мөлкәт белән салым органы алдында финанс йөкләмәләрен үтәмәгән вакытка кадәр тулысынча эш итә алмый. 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 апреленнән РФ Салым кодексының 73 нче маддәсенә төзәтмәләр гамәлдә булды. Әлеге төзәтмәләр нигезендә, бер ай дәвамында салымнар (җыемнар, иминият кертемнәре) буенча бурыч түләнмәгән очракта һәм аны үтәү бурычлы булган мөлкәткә, күчемсез милек объектларына арест салу белән тәэмин ителгән түләтүләр турында карар булган очракта, салым органының залогында булган дип таныла.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лилия Борһанова аңлатканча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International