“Үзем 3-4 яшьлек вакытымда әнисез калгангадыр, Ходайдан һәрвакыт минем балаларымны ятим итә күрмә“, дип сорадым. Аллаһы Тәгалә бүләгедер, мин 95кә кадәр җиттем“, – ди гомере буе Көчектә яшәгән, картлык көннәрен Әгерҗедә балалары янында уздыручы Миңнегалия әби ХӨСНЕТДИНОВА.
Авыл кызының хезмәт юлы 12 яшендә үк башлана. Фермада бозау-дуңгызлар да, сарыклар да карый, урман кисү кебек иң авыр эштә бил бөгәргә дә туры килә аңа. Ишле гаиләдә үскән кызга эне-сеңелләрен тәрбияләү бурычы да йөкләнә.
Үзе кебек гади авыл малае Хөсәенгә тормышка чыгып, матур гомер юлы узалар Хөснетдиновлар. Гаиләдә җиде бала тәгәрәшеп үсә. Аларның алтысы – малай, берсе генә кыз.
– Әти-әни эштә булгач, өйдәге бар мәшәкать тә без – балалар җилкәсенә төште дип әйтсәм, ялгышмам. Яшь аермаларыбыз зур булмагач, без бер-беребезне тәрбияләп үстердек, – ди Миңнегалия әбигә картлык көнендә терәк булган улы Гаяз.
Балалары әле дә әниләренең көнаралаш мич тутырып ипи салганын, тәмле камыр ризыклары пешергәнен сагынып искә алалар.
– Туган йортка кайткач, иң беренче мичкә күз төшә дә, бер-бер артлы балачак хатирәләре яңара, – ди Гаяз абый.
85 яшендә Миңнегалия әбине улы Гаяз һәм килене Флүрә үзләренә яшәргә чакыралар. Башка балалары Ижауда гомер кичергәнлектән, иң якыны Әгерҗе дип, әби бирегә килергә ризалаша. Менә ун ел инде урыны түрдә аның. Әмма балалары туган нигезне ташламыйлар. Әниләре белән бергә җыелышып кайталар, өйне һәрчак тәртиптә тоталар.
Миңнегалия апа үзе дә кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән. Иртүк чыгып бакчада йөреп керә, чүпләр дә утый. Вакытны йон җегерләп тә уздырам, ди. Телевизор да карый.
– Күз күргәндә, колак ишеткәндә, аяк-кул йөргәндә ничек тик торасың?! Аз булса да балаларыма ярдәм итә алуыма бик сөенәм, – ди юбиляр.
Олуг юбилее көнендә Миңнегалия апаны халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова, “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Ольга Еремина, балалары, онык-оныкчыклары тәбрикләделәр.
– Көчектә яшәүче энем Вәгыйзь, Ижаудагы сеңлем Роза да котлауларын юлладылар. Гомер көзендә бертуганнарымның исән булуы, балаларымның бәхетле яшәве – минем өчен зур сөенеч, – ди Миңнегалия әби.