Әгерҗе районыннан орден йөртүче Шәяхмәтовлар озакламый бриллиант туе уздырачак

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Яңавылда яшәүче Әминә–Миннәхмәт ШӘЯХМӘТОВларның икесенең дә күкрәген орден бизи. Әминә апа – Мактау билгесе, Миннәхмәт абый Хезмәт Кызыл байрагы орденына лаек.

 

Әминә исеменең гарәпчәдән тәрҗемәсе әнә шундый. Бу сүзләр бик тә туры килә аңа. Ул ун балалы гаиләдә үсә. Җиде сыйныфны тәмамлау белән фермага сыер саварга килә.

 

– 14 яшемдә ун сөтлебикәне кул белән сава башладым. Малкайларны ашату, эчертү, астын чистарту да кул көче белән башкара иде. Сугыштан яраланып кайткан әтием атлар карады. Үз эшен төгәлләгәч, миңа булышырга килә иде, – дип эшли башлаган чакларын искә төшерде Әминә апа.

 

Кечкенәдән үк эшләп үскән кыз сынатмый: хезмәттәшләре арасында ярышларда гел алдынгы урыннарны яулап килә. Гаилә архивында сакланучы төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары – шуның ачык мисалы. Күп тапкырлар кыйммәтле бүләкләргә дә лаек була. Биш ел рәттән бозау белән дә бүләкләнә. Болгария курортында бер ай ял итеп кайта.

– Диңгез буенда рәхәтләнеп ял итү гомергә онытылмаслык матур тәэсирләр калдырды, тагын да тырышыбрак эшләргә илһам өстәде, – ди орденлы терлекче.

 

Җәмәгате Миннәхмәт тә биш балалы гаиләдә үсә. Дүрт яшьлек сабый әтисе Нурлыгалинең Бөек Ватан сугышына киткәнен яхшы хәтерли.

 

– Биш бала тезелешеп сәкедә утырып калдык. Әти пешергән ризыкларны да үзе белән алмады, безгә калдырды. “Бу сугыштан кайта алмамдыр” дип китте. Күңеле сизенгән икән. Курск дугасында ил азатлыгы өчен башын салды, – дип балачак хатирәләрен барлаганда күңеле тула ветеранның.

 

Мәктәпне тәмамлау белән колхозда сыер көтә башлый ул. Волгоград өлкәсендә бер ел укып, киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Яңавылына кайтып тракторда, комбайнда эшли. Электр моторлары булмаганда тегермәнне тракторы белән әйләндереп колхозчылар өчен он, колхоз малларына фураж да тарттыра. Пилорамада колхоз өчен такта ярдыру, башняга су суырту, малларга су эчерү җайланмалары урнаштыру кебек эшләргә дә җәлеп итәләр. Колхоз маллары өчен салам кысарга күп җирләргә – Волгоград өлкәсенә,  Удмуртия, Башкортостан, хәтта Казахстанга кадәр бара. Гел алдынгылар сафында йөргән Миннәхмәт ике тапкыр колхоз биргән юллама белән санаторийларда сәламәтлеген ныгыта. Хезмәт ветеранының кырык алты еллык тырыш хезмәтенә иң зур бәя – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены.

 

Үзләре салган киң-иркен йортта уңган-булган кыз һәм уллар үстерүләренә, аларның матур гаиләләренә, онык һәм оныкчыкларының уңышларына куанып гомер итәләр бүген Шәяхмәтовлар.

Тиздән алар бриллиант туйларын бәйрәм итәчәкләр. Киләчәктә дә бәйрәмнәрегез күп булсын. Сез аңа бик тә лаек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International