Азат–Гөлзада Асылмәрдановлар бәхетне читтән эзләми

2020 елның 21 июле, сишәмбе

“Безнең маллар саны гел үзгәреп тора. Бүгенге көндә – тугызау”, диләр Азат–Гөлзада Асылмәрдановлар.

 

Салагыш егете Азат мәктәпне тәмамлагач бәхетне читтән эзләп йөрми – агрофирманың “Уразай” бүлекчәсендә тракторчы булып башлый. Тиз арада алдынгылар сафына баса. Шаршады кызы Гөлзада белән гаилә коргач, Уразайдан йорт сатып алалар.

 

–     Авылда яшәп малсыз торуны күз алдына да китерә алмыйм. Агрофирмада эшләгәндә хезмәт хакы өчен бозаулар бирәләр иде. Терлек асрау белән менә шуннан ныклап шөгыльләнә башладык. Баш саннары гел үзгәреп тора. Үгезләрне үстерәбез дә суеп сатабыз. Чаллыда һәм Ижауда даими сатып алучыларыбыз бар. Күрше-тирә авыллардан да безнең итне яратып алалар. Мин көн саен сәгать биштә торып бәрәңге, солы, он салып малкайларга ашау пешереп китәм. Шуңа ите дә тәмле була, – ди гаилә башлыгы.

 

–     Бүгенге көндә сыерыбыз берәү генә. Шуннан егерме литрдан артык сөт савам. Ике сыер сауган чаклар да була. Тиздән танабыз бозауларга тиеш. Сөтлебикәбез көн буе авыл читендәге иркен җирдә туклана. Суны да шунда алып барып эчертәбез. Сөтне кая куярга дигән проблема юк. Сөтөстен дә, сөтләтә дә сатам. Көннеке көнгә бетеп бара, – ди хуҗабикә Гөлзада.

 

Азат – “Прикамнефть” идарәсендә тракторчы. Иртән торып малкайларын ашаткач, эшкә китә. Азево, Кам. Ключ, Барҗы-Умга, Кондызлы, Салагыш җирлегендәге скважиналарны ремонтлаучы бригадаларга хезмәт күрсәтә, агрегатларын күчерә. Зур К-744 тракторын иярли ул. Тыйнак, эшчән, аз сөйләп, күп эшли торганнардан. Менә дигән каралты-кура, мунча төзегән, йортка янкорма эшләгән. Эретеп ябыштыру эшләрен дәбулдыра алтын куллы авыл уңганы. Хуҗалыкларындагы Т-40 тракторы һәрчак төзек. Печән чапкычы да, җыйгычы да үзенеке.

 

Гөлзада – оста бакчачы, чәкчәк тә пешерә. Каз-үрдәкләрне дә күпләп асрыйлар. Кызлары Азалия, Зарина, уллары Адил дә бакчада, кош-корт янында әти-әниләренә булышып, яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәләр. Авыл менә шундый гаиләләр белән күркәм дә инде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International