Әгерҗе районы мөхтәсибәте макулатура җыю буенча “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясе игълан иткән иде. Уртак тырышлык белән 440 килога якын кәгазь җыелган. Макулатураны тапшырганнан кергән акчалар республиканың “Зәкят” фондына күчерелә. Алар, үз чиратында, әлеге фонд карамагындагы авыру балаларны дәвалауга юлланачак, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин. Хәзрәт изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерә.