Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы закон нигезендә хәзер барлык норматив актлар, урам һәм йорт адресы күрсәткечләре, оешма-учреждениеләрдәге элмә такталар, бина фасадлары һәм реклама объектларындагы язулар, юл күрсәткечләре ике телдә булырга тиеш.
- Татарстан республикасының хокукый мәгълүматлар сайтында барлык норматив-хокукый актлар да ике телдә дөнья күрә, – ди район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Аидә Галиева. – Әгерҗе районы сайтында барлык яңалыклар ике телдә урнаштырыла. Халыктан мөрәҗәгатьләр ике телдә дә кабул ителә һәм җавап та ике телдә языла.
Әгерҗедә шәхси йортларда адрес күрсәткечләрен ике телдә дә урнаштыру эше дәвам итә һәм бу хакта халык арасында аңлату эшләре алып барыла, – ди “Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты идарәсенең оештыру бүлеге начальнигы Лилия Шәрипова. Ә менә күпкатлы йортлардагы күрсәткечләрне алыштырып бетергәннәр инде.
Авыллардагы урамнарда йорт адреслары күрстәкечләрен алыштыру – хуҗалар җаваплылыгында. Ә менә урамнарга керү һәм чыгу уңаендагы күрсәткечләрнең ике телдә дә булуы өчен авыл җирлекләре башлыклары җаваплы.
Районда яңа объектларны кулланышка тапшырганчы, алардагы элмә такталарның паспортларын безнең белән килештерүләрен сорыйбыз, диләр бүлек белгечләре. Объектлар дигәннән, аларның күпчелегендә элмә такталар ике телдә дә язылган инде.
Гомумән, районда ике теллелекнең үтәлеше буенча эшнең тукталганы юк. Кайбер очракта әлеге эшләр финанс аркасында тоткарлана, – дип йомгаклый Аидә Галиева.