Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Әгерҗе районы бик яхшы күрсәткечләргә ия. Имтиханда 108 укучы катнашкан. 2 нче мәктәп укучысы Дарья Прохорова (укытучысы-Ольга Костенкова) 100 балл җыйган. Тагын 40 укучы 80нән алып 98 баллга кадәр җыйганнар. Рус теле буенча уртача балл-75,5 балл.