Әгерҗедә 2020 елга «Безнең ишегалды» Президент программасына кергән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышулар дәвам итә.
22 июльдә район җитәкчелеге К. Маркс урамы буенча 212 нче йорт һәм Заводская урамы буенча 37, 41 нче йорт ишегалдында яшәүчеләр белән очрашты.
2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Ул 5 ел дәвамында, 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Программаны тормышка ашыру критерийлары нигезендә, төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән йортлар керә.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында – юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, юлларга ком-гравий җәю, балалар мәйданчыкларны җиһазлары урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү каралган.