Татарстан кадастр инженерлары өчен “кайнар” линия була

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

24 июль көнне Кадастр инженеры көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан бу көнне Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе ТР буенча Кадастр палатасы белән берлектә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр “кайнар” линия үткәрәчәк. Кадастр инженерлары Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы һәм «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» мәгариф үзәге белгечләренә (843)255-25-71 номеры буенча шалтыратып, һөнәри сорауларын бирә алачак.

 

Белешмә: үз һөнәри эшчәнлеге кысаларында кадастр инженерлары күчемсез мөлкәт объектының техник планын техник инвентаризацияләү һәм әзерләү, шулай ук ызанлау, кишәрлек чикләрен билгеләү һәм ызанлау планын төзү эшләрен башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International