«Крылья вашему бизнесу» яңа конкурсын башлап җибәрү

2020 елның 24 июле, җомга

«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге «Крылья вашему бизнесу» яңа конкурсын башлап җибәрү турында хәбәр итә.

 

Проект икътисадның зыян күргән тармакларын үз юнәлешләренең эшчәнлеген яхшыртуга җәлеп итүгә һәм мотивациягә юнәлтелгән. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә яңа этәргеч бирү - конкурсның төп бурычы.

 

Катнашучылар үз проектларын http://www.tpprt.ru/ сайтында тәкъдим итәләр. Алга таба проектларны читтән торып сайлап алу уза. Үз проектын эксперт комиссиясе каршында яклау хәлиткеч этап булачак, 12 проект-җиңүче билгеләнәчәк.

 

Конкурсның приз фонды 1 200 000 сум.

 

Зыян күрүче тармакның гамәлдәге эшчәнлеген яхшырту проектлары һәм зыян күргән тармак кысаларында яңа тәкъдимнәр карала.

 

Конкурста катнашу шартлары:

 

1. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән МСП субъекты

 

2. Россия икътисадының зыян күрүчеләр (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 03.04.2020 елгы 434 номерлы карары).

 

3. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы

 

Россия икътисадының зыян күрүчеләр (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 03.04.2020 елгы 434 номерлы карары):

 

1. Авиаташулар, аэропорт эшчәнлеге, автойөртүләр

 

2. Мәдәният, ял һәм күңел ачу оештыру

 

3. Физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге һәм спорт

 

4. Туристлык агентлыклары һәм туризм өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче башка оешмалар эшчәнлеге

 

5. Кунакханә бизнесы

 

6. Җәмәгать туклануы

 

7. Өстәмә белем бирү оешмалары, дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге

 

8. Конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру эшчәнлеге

 

9. Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге (ремонт, кер юу, химчистка, чәчтарашханә хезмәтләре һәм матурлык салоннары)

 

10. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек

 

11. Азык-төлек булмаган товарлар белән ваклап сату сәүдәсе

 

12. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм басма продукция җитештерү

 

«Крылья вашему бизнесу» проекты эшкуарлык бергәлегенә билгеләнгән планнарны һәм идеяләрне гамәлгә ашыру өчен яңа чишелешләр табарга мөмкинлек бирәчәк.

 

Катнашыгыз! www.tpprt.ru сайтында теркәләгез.

 

Конкурска гаризалар 2020 елның 15 августына кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International