Мәктәп укучыларына һәм студентларга үзләренең эшкә урнашуы турында Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары һәм студентлар еш кына түләүле практика узалар яки өстәмә эшкә урнашалар.

Мондый очракларда туендыручысын югалткан яки 80 яшьтән өлкәнрәк яки 1 төркем инвалидны карау буенча компенсация түләвен алучыларга, шулай ук табиб комиссиясе бәяләмәсе буенча даими чит тәрбиягә мохтаҗ картларга РФ Пенсия фондына (ПФР) эшкә урнашу турында вакытында хәбәр итәргә кирәк.

- Кагыйдә буларак, туендыручысын югалткан яшь кешеләр пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү ала, - дип аңлата Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова. - Акча пенсия белән бергә айлык матди тәэмин ителеш дәрәҗәсенең пенсионерның яшәү минимумына җитмәве белән каралган. Эшкә урнашканда өстәмә түләүгә хокук югала, чөнки ул пенсия алучыларга гына тиеш. Рәсми эшкә урнашу вакытында 80 яшьтән өлкәнрәк яки 1 төркем инвалидны карау буенча түләүгә дә хокук юк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International