Бүгенге көндә Әгерҗе районында Клиент хезмәте структуралы бүлекчәсе булган Яр Чаллы шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсенә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 10 000 сум күләмендә бер мәртәбә түләү гаризасы белән Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әгерҗе, Тукай һәм Яр Чаллы шәһәрләренең 85395 гаиләсе мөрәҗәгать итте.
Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) Әгерҗе районында әле түләү өчен мөрәҗәгать итмәгән әгерҗелеләр гаризаларын рәсмиләштерергә чакыра. Аларны дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ яки яшәү урыны буенча РПФның клиент хезмәте аша бирергә мөмкин.
Гаризаны тутыру кыенлашкан очракта клиент хезмәтенә (алдан язылу буенча) яки кайнар линия телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгерҗе районында Клиент хезмәтенең кайнар линиясе телефоннары - 074, 8(85551)22958.
Пенсия фонды белгечләре түләүгә гариза тутырганда һәм рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкләр.