«Татар Кызы-2020» конкурсының финалында Әгерҗе районында яшәүче хатын-кызлар катнашачак

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

«Татар Кызы-2020» конкурсының финалы 2 августта Ижауда узачак. Бу көнне жюри каршында берничә сайлап алу этабын узган 8 кыз чыгыш ясаячак. Алар арасында Әгерҗе районыннан Гүзәл Галиуллина һәм Рүзилә Акбашева да бар.

Рүзилә Әгерҗедә туып-үскән, 4 нче мәктәпне тәмамлаган. Хәзерге вакытта Ижауда Самара дәүләт университеты филиалында укый. Гүзәл Галиуллина - Кучуководан, Удмурт дәүләт университеты студенты.

Катнашучылар бер-берсе белән гүзәллектә, грациядә, сөйкемлелектә генә түгел, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белүдә дә ярышачак. Конкурста җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә.

Шулай ук быел беренче мәртәбә нәниләр арасында «Нэни Асылташ» - «Кыйммәтле ташлар» бәйгесе үткәрелә. Җиңүче титулы өчен алты кыз көрәшәчәк.

Исегезгә төшерәбез, апрель башына билгеләнгән бәйгеләрнең финал этапларын чикләү чаралары аркасында күчерергә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International