Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчы-агрызчылар исемлеген "Мәңгелек ут" янындагы мәйданда урнаштыру планлаштырыла

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Районда күпме кеше фронтка киткән, күпме һәлак булган, күпме кайткан? 14042 кеше фронтка киткән Бөек Ватан сугышы Казан мемориаль музееның соңгы мәгълүматлары буенча. Шуларның 4573 е - һәлак булды, 4947 - хәбәрсез югалды, 4522 се - исән кайтты.

Хөрмәтле халык! 1941-1945нче елларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчы-агрызчылар игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Исемлек Хәтер Китабы мәгълүматларына туры килә.

Әлеге исемлекне реконструкцияләгәннән соң "Мәңгелек ут" янындагы мәйданда урнаштыру планлаштырыла.

Исемлек буенча тәкъдимнәрегез, искәрмәләрегез яки аныклауларыгыз булса, Әгерҗе шәһәре музеена 2-27-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International