Сугыш һәм хезмәт ветераны Ольга Грабовая вафат

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз...

Бүген сугыш һәм хезмәт ветераны Ольга Грабовая вафат булуы хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.

Ул бик күп кайгы-хәсрәт кичерде, иң кадерле кешеләрен югалтты. Әмма язмыш аны сындырмады. Ольга Васильевна, олы яшьтә булуына карамастан, соңгы көннәргә кадәр көчле рухлы булып калды.

Тумышы белән ул Киров өлкәсеннән, күп балалы гаиләдә үскән. 1936 елда гаиләсе белән Әгерҗегә күченә. Ольга, җиде сыйныфны тәмамлап, телеграфист һөнәрен үзләштерә. 1944 елда фронтка, Латвия тимер юлына китә. Җиңүне ул Латвиядә каршы ала.

Ире Павел белән дә фронтта танышкан ветеран. Ире хәрби офицер була.

Кызганычка каршы, Павел иртә вафат була. Ольга ике кечкенә бала белән тол кала һәм туган шәһәренә кайта.

Минскидан кире алар 1958 елда кайталар. Ольга Васильевна белешмә бюросына урнаша. Аннары вокзал буенча дежур булып күчә. Тик сынаулар моның белән генә тәмамланмый шул. Соңрак Ольга Васильевнаның улы фаҗигале төстә һәлак була.

.Мондый аяныч фаҗигадән соң озак кына хастаханәдә дә ятып чыга хөрмәтле ветеран.

Соңгы елларда аны кызы һәм оныгы тәрбияләп карый иде.

Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International