Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
“Дәүләт кадастр бәяләве турында” 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгының 2021 елда 21.07.2020 № 2221-р күрсәтмәсен үтәү максатында, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак пунктлар җирләре категориясендәге җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүгә әзерлек 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатларында дәүләт кадастр бәяләвен уздыруның әзерлек этабы кысаларында «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - «ЦГКО» ДБУ) тиешле күчемсез милек объектларының хокук ияләреннән күчемсез милек объектларын характеристикалар турында декларацияләр кабул итә.
Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен күчемсез милек объектларының хокук ияләре «ЦГКО» ДБУда тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларация бирергә, шул исәптән бәяләү объектларының төп, микъдари һәм сыйфатлы характеристикаларын: рөхсәт ителгән файдалану төрен, урынын, мәйданын, фактик файдалануны, җир кишәрлеген юкка чыгаруны, күчемсез милек объектын кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны төгәлләштерергә хокуклы.
Күчемсез милек объектлары характеристикалары турындагы декларациянең рәвеше һәм аны карау тәртибе Россия Икътисади үсеш министрлыгының "Күчемсез милек объекты характеристикалары турындагы декларацияне, шул исәптән аның формасын карау тәртибен раслау турында" 2016 елның 27 декабрендәге 846 номерлы боерыгы белән расланган.
Күчемсез милек объектлары характеристикалары турында декларацияләр кабул ителә:
1) «ЦГКО» ДБУ, түбәндәге адрес буенча урнашкан: 420021, Казан шәһәре, Париж Коммунасы ур., 8 йорт (бина почмагыннан керү, «БТИ» АҖ документларын кабул итү зонасы);
2) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ филиаллары (http://mzio.tatarstan.ru/rus/uvedomleniya.htm);
3) Gbu.Cgko@tatar.ru “ЦГКО” ДБУнең электрон почтасы буенча (шәхси имзасы белән бирелгән документ) электрон документ рәвешендә.
Тулырак мәгълүмат cgko.tatarstan.ru сайтында «Хезмәтләр күрсәтү тәртипләре» бүлегендә урнаштырылган.