Әлфия Когогина эш визиты белән Әгерҗе районында булды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Әгерҗе районында булды.

Башкарма комитет җитәкчесе Азат Вәлиев һәм район активы белән берлектә Сәламәтлек саклау системасының 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны тикшерү узу өчен түләүле көн турында кабул ителгән закон нигезендә диспансерлаштыруга әзерлеге турында фикер алыштылар, торак йортларда «наливайкаларны» тыю турында законны куллану практикасын, снюслар сату, вейплар һәм кальяннарны җәмәгать урыннарында куллану турындагы закон проектларын гамәлгә ашыруга әзерлеген анализладылар, мәгариф системасын үстерү, мәгариф учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау, шулай ук башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча сораулар каралды.

Шулай ук визит барышында депутат “Орешник” паркын төзекләндерү барышы белән танышты һәм гражданнарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International