Ел саен районыбыз укытучылары “Авыл укытучысы” конкурсында актив катнашалар. Быел конкурсның беренче этабында 16 мәгариф учреждениесеннән 25 педагог катнашты.
- Алар арасында узган еллардагы катнашучылар да, үз көчләрен беренче тапкыр сынап караучылар да бар. Иң активлары - башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучылары, - ди мәгариф идарәсе методисты Дания Арманшина.
Конкурс шартлары буенча, беренче этапта укытучылар эссе яза. Киләсе этапларда дәрес яисә сыйныфтан тыш эшчәнлек конспекты язуда осталыкларын күрсәтәләр, ә аннары ачык дәрес бирәләр.
Барлык этапларны уңышлы узып, беренче өч урынны яулаган педагогларга акчалата премияләр тапшырыла. Җиде номинация буенча 10 мең сумлык премияләр каралган.
- Безнең укытучылар бу конкурста берничә тапкыр җиңделәр. Шуңа күрә бу юлы да уңышка өметләнәбез, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.