Шушы көннәрдә Әгерҗе муниципаль районындагы “Ласка” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбияләнүчеләре Мәскәү шәһәренең “Штаб татар” милли үсеш үзәгеннән бүләкләр алды.
Шахмат җыелмасы шахмат уйнарга яратучы яшүсмерләрне сөендерәчәк, ә китаплар фикерләү һәм уку белән кызыксынуны үстерәчәк, җәйге кием һәр укучыга бик ошаячак.