Узган ял көннәрендә Әгерҗе машина йөртүчеләре бер төп яңалык турында фикер алыштылар: районда Казан инспекторларының махсуслаштырылган батальоны эшли. Киң күләмле рейд нәтиҗәләре турында ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Олег КАПИЛОВ сөйли.
- Олег Ринатович, бу чара нәрсәгә багышланган иде? - Узган елгы статистика мәгълүматлары буенча, Татарстанда нәкъ менә июль-августта юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучыларның һәлак булуы күзәтелә. Вәзгыятьне тотрыкландыру өчен ТР буенча ЮХИДИ идарәсе республика районнары буенча киң күләмле рейдлар үткәрергә карар кылды. Узган ял көннәрендә Корбан-Байрам, ВДВ көне, Тимер юлчылар көне кебек бәйрәмнәр күп булды. Шулай булгач, зур профилактик эш бик урынлы булып чыкты.
- Акция никадәр озак дәвам итте һәм Әгерҗе районында күпме экипаж эшләде? - Рейдлар 4 көн, 30 июльдән 2 августка кадәр дәвам итте. ЮХИДИ идарәсеннән безгә тугыз инспектор килде. Алар белән бергә көн саен безнең дүрт хезмәткәр эшләде. Район юлларында барысы да