Әгерҗе югары уңышка өметләнә

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Безнең районда урып-җыю башланганнан бирле ун көн узды. Кызганычка каршы, коеп яуган һәм еш яңгырлар игенчеләргә бу чорда тулы көченә эшләргә комачаулады. Шулай да эш бара.

Җитәкчелек тә, авыл хезмәтчәннәре дә кояш чыкканны көтеп, кул кушырып утырырга ярамаганын бик яхшы аңлыйлар. Мондый җаваплы чорда һәр сәгатьнең кадерен генә түгел, һәр минутның кадерен белергә кирәк.

 

- Быел бөртеклеләр уңышы куандыра. Бүгенге көнгә район буенча көзге арыш уңышы гектардан 25,5 центнер тәшкил итә. Бу соңгы елларда рекордлы сан. «Наҗәр» хуҗалыгы һәм Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев (ул фермерлар арасында беренче булып уракка чыкты) гектардан 30 центнердан артык уңыш алалар. Дөрес, “Агрофирма-Әгерҗе” ширкәтендә күрсәткечләр түбәнрәк. Әмма агрофирманың күп кырлары ышанычлы күренә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.

Уракларны оешкан төстә уздыру, урып-җыюны вакытында тәмамлау өчен агрофирма җитәкчелеге быел да ис.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International