Физкультура укытучысы көненә багышланган портив чаралар

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бу ялларда Әгерҗе шәһәренең ике мәйданчыгында Физкультурачы көненә багышланган спорт чаралары узды.

"Орешник" паркында "Яшел Фитнес" узды һәм ГТО мәйданчыгы эшләде, анда теләге булган һәркем бәйрәмнең бер өлеше булырга мөмкин иде, дип хәбәр итә район башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов.

"Барлык спортчыларга, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларга нык сәламәтлек телим!", - ди ул.

Шулай ук бу көнне стадионда Әгерҗе футбол лигасының беренче туры узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International