Үз-үзләренә эшләүче гражданнар өчен пенсия хокуклары

2020 елның 11 августы, сишәмбе

2020 елның 1 июленнән салым органнарында үз-үзләрен мәшгуль гражданнар һөнәри керемгә салым түләүчеләр сыйфатында теркәлә алачак.

  Кануннар һөнәри керемгә салым кулланучы үз-үзләренә эшләүчеләрне иминият пенсиясенә иминият кертемнәрен түләргә мәҗбүр итми. Әмма РФ Пенсия фондына (ПФР) түләүләр булмаса, әлеге эш чоры иминият стажына кертелми һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары формалашмый.

 Махсус салым режимын кулланучы үз-үзенә эшләүче граждан, Россия Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләү һәм иминият пенсиясен билгеләү өчен пенсия хокукларын формалаштыру максатларында мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керергә хокуклы. Моны яшәү урыны буенча Россия Пенсия фонды органына гариза бирү юлы белән, яки электрон рәвештә ПФР сайтындагы "Шәхси кабинет" ярдәмендә, РФ ФНС сайтында яки "Минем салым" мобиль кушымтасы аша эшләргә мөмкин, - дип аңлата Әгерҗе районында Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International