Салагыш авыл жирлегендә узган гражданнар җыелышы халыкның актив катнашуы белән истә калды.
Авыл җирлеге башлыгы Ф.С. Фәхриевнең эчтәлекле отчет докладыннан соң, урыннардан сораулар һәм киңәшләр ява башлады. Авыл халкын борчыган мәсьәләләрнең берсе - эчә торган суның сыйфаты түбән булуы һәм кайчакларда су белән тәэмин итүнең канәгатьләнерлек булмавы.Бу сорауларга район Башлыгы урынбасары Р.Т. Нурисламов тәфсилле итеп җавап бирде. Ул шулай ук район алдында торган бурычлар, башкарылган эшләр белән халыкны таныштырды.
Авыл жирлегендәге чүп түгү урыннарындагы тәртипсезлек тә авыл халкын бик борчый икән. Җирлек башлыгы Фәнис Фәхриев бу җитешсезлекләргә чара күрергә кирәклеген ассызыклап әйтте. Пай җирләрен теркәү буенча да сорауларга җаваплар алынды. Җыелыш эшлекле һәм файдалы тәкъдимнәргә бай булды.
Совет оештыру бүлеге.