Васил Шәйхразиев "Орешник" паркында булды һәм үз тәкъдимнәрен белдерде.

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Әгерҗегә эш визиты кысаларында "Орешник" паркында булды. Анда аны районның танылган "Көмеш телле гармун" ансамбле каршы алды.

Мөхтәрәм кунак китапханәчеләр әзерләгән күргәзмә, музей хезмәткәрләре, "Ак калфак" берләшмәсе хезмәткәрләре, район язучыларының нәшер ителгән китаплары белән танышты. Шулай ук шахмат ветераннары матчын һәм Республика көне уңаеннан концерт репетициясен карады. Спорт сөючеләр белән аралашканда ул үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен белдерде.

Моңа кадәр Васил Габтелгаязович "Әгерҗе ит комбинаты" предприятиесе һәм локомотив депосы хезмәткәрләре белән очрашты. Аны 2020 елгы яңа уңышыннан икмәк белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International