Районның алдынгы игенчеләренә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына "Истәлекле билге" тапшырылды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның Әгерҗе районына эш сәфәре кысаларында районның алдынгы игенчеләренә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына "Истәлекле билге" тапшырылды.

"Агрофирма-Әгерҗе" җәмгыятенең тракторчы-машинисты Красильников Владимир Михайловичка, тракторчы Масленников Ваислав Геннадьевичка һәм КФХ башлыгы Мөхәммәдиев Марат Мәсгутовичка юбилей медальләре тапшырылды.

Казан кунагы район игенчеләренә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International