Авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәтләре һәм 2020 елгы урып-җыю кампаниясенә зур өлеш кертүләре өчен “Агрофирма-Әгерҗе” ҖЧҖ механизаторлары Баһаветдинов Рәис Харисович, Гыйльманов Илдус Юныс улы һәм Кашапов Әнис Габбас улы район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Районның иң яхшы игенчеләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Азат Вәлиев котлады.