БДКМР нигезендә гадәттән тыш хәлләр зоналары чикләрендә урнашкан йортлар исемлеге төзеләчәк

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү вакытында йортларны бәяләүне һәм тикшерүне үткәрүнең махсус, гадиләштерелгән тәртибен раслаучы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары үз көченә керә. Карар нигезендә, күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) белешмәләре нигезендә хакимиятнең вәкаләтле органы тарафыннан гадәттән тыш хәлләрнең зоналары чикләрендә урнашкан йортлар исемлеге төзеләчәк. Бу адым гадәттән тыш хәл вакытында йортлары җимерелгән зыян күрүчеләргә тизрәк һәм яңа торак алу җиңелрәк булачак. Федераль кадастр палатасы экспертлары яңалыкны шәрехләде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетергәндә торак урыннарны бәяләүне һәм тикшерүне уздыру тәртибен гадиләштерде. Хәзер гадәттән тыш хәл вакытында җимерелгән йортларда яшәүчеләр яңа торакны тизрәк ала алачак.

Гадәттән тыш хәлләрнең зоналары чикләрен билгеләү өчен төрле мәгълүмат чыганаклары файдаланыла: су басу куркынычы булган территорияләрне ачыклау буенча тикшеренүләр, файдалану кагыйдәләрендәге белешмәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International