13 августка Әгерҗе районы кырларында урып-җыю эшләре 8500 гектарда башкарылган (үтәлү - 31 процент). “Агрофирма-Әгерҗе” ширкәте кырларында 4700 гектардан (29 процент) 12011 тонна бөртеклеләр суктырылган. Уртача уңыш - 25,5 центнер.
“Наҗар” ширкәтендә 275 гектарда (36 процент) эшләр төгәлләнгән. 698 тонна ашлык суктырылган. Уңдырышлылык - 25,4 процент. “Сарсак-Омга” ширкәтендә 689 гектардан 974 тонна бөртеклеләр җыелган (70 процент). Уңдырышлылык - 19,3 центнер.
“Тугызбуй” ширкәтендә 750 гектарда (15 процент) эшләр башкарылган. 1875 тонна ашлык җыелды. Уңдырышлылык 25 центнер тәшкил итә. Фермер хуҗалыкларында һәм шәхси предприятиеләрдә 2068 гектардан (41 процент) 5100 тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык - 25 центнер.
Бүгенге көндә “Агрофирма-Әгерҗе” ширкәтендә урак батырлары:
Рәис Баһаветдинов - 532 тонна
Илдус Гыйльманов - 514 тонна
Владимир Красильников - 505 тонна
Илшат Галләмов - 485 тонна
Анис Кашапов - 456 тонна
Эрнест Ганиев - 440