Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 19 августында эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2020 елның 19 августында 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен Бердәм “ачык ишекләр” көнен оештыра.

Идарәдә (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт һәм Сеченов ур., 13а) консультация өчен алдан язылу түбәндәге телефоннар номерлары буенча башкарыла: 238-60-62, 238-36-32 (2020 елның 17 августыннан 18 августка кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.

Идарәнең территориаль бүлекләрендә консультация алу өчен, республика районнарында беренчел язылу Идарәнең территориаль бүлекләренең телефоннары номерлары буенча башкарыла (2020 елның 17 августыннан 18 августына кадәр 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр):


- Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе ТО оешмасында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International