Пенсия тупланмалары хокук варисларына мирас булачак

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Якыннары үлгәннән соң пенсия тупланмалары хокук варисларына тапшырылырга мөмкин.
Россия Пенсия фондының Яр Чаллыдагы Идарәсенең Әгерҗе районында урнашкан Клиент хезмәте хәбәр иткәнчә, әгәр кеше исән вакытта үз пенсия тупланмаларын бүлү турында гариза бирмәгән булса, хокук варислары дип аның якын туганнары санала. Бу балалар, шул исәптән уллыкка алынганнар, ир белән хатын һәм ата-аналар. Аннан соң, икенче чиратта, абыйлары, сеңелләре, бабалары, әбиләре һәм оныклары килә.
Белгечләр искә төшергәнчә, пенсия тупланмаларын үлгән кешедә формалашкан очракта алырга мөмкин.

2002-2004 елларда салым пенсиясе 1957 елгы һәм аннан яшьрәк хатын-кызларда, 1953 елгы һәм аннан яшьрәк ир-атларда формалаштырылган. 2005 елдан бирле тупланма пенсия 1967 елгы һәм аннан яшьрәк эшләүче гражданнарда, шулай ук пенсияне уртактан финанслау программасында катнашучыларда формалаштырыла.
Пенсия тупланмаларын алырга туганы үлгәннән соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакыты п булган очракта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International