Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре арасында машина йөртү осталыгы буенча "Автоледи-2020" республика конкурсының финалы узды. Финалда конкурсның дүрт зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хатын-кыз автомобиль йөртүчеләр катнашты.
Алар арасында безнең якташыбыз - Әгерҗе районында "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек башлыгы Тимкина Рушания Вәсим кызы да бар.
Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Шулай ук "Юлда куркынычсызлыкка хатын-кыз карашы"дигән иҗади конкурста катнаштылар.
Нәтиҗәләр буенча Тимкина Раушания мактаулы икенче урынны яулады.