Әгерҗедә вакцинация буенча кампания башлана - нинди үзенчәлекләр булачак?

2020 елның 21 августы, җомга

Бик тиздән Татарстанда гриппка каршы вакцинация башлана. Быел районыбызда 20834 кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Шуның 5230ы - балалар. Гриппка каршы вакцинация буенча быелгы кампаниянең үзенчәлекләре турында район хастаханәсенең йогышлы табиб-инфекционисты Илья ФИЛИПОВ сөйли:


гриппка каршы вакцинаның килүе 20 августтан да соңга калмыйча булыр дип көтелә. Шуңа күрә прививка кампаниясе дә бик тиз старт ала дип уйлыйбыз. Безнең район халкының бер өлеше, гадәттәгечә, үз хезмәт коллективларында оешма җитәкчелеге гаризасы буенча прививка сала алачак, бер өлеше - поликлиникада. Авыл халкы фельдшер-акушерлык пунктларына, амбулаторияләргә мөрәҗәгать итә ала. Иң мөһиме, кешеләр үзләрен кемдер үгетләргә килер дип көтмәсеннәр. Чөнки прививка аларның сәламәтлеген һәм якыннарының сәламәтлеген саклау өчен кирәк.

Гриппка каршы вакцинаны без беренче чиратта авырлы һәм туендыручы хатын-кызларга, 65 яшьтән өлкәнрәк затларга һәм хроник авырулары булган затларга, балаларга, медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга куярга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International