Россия флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы Әгерҗе шәһәре үзәгендә Мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Шәһәр халкы һәм укучылар бәйрәмне кызыксынып карадылар.
Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән китап күргәзмәсе дә үзенчәлекле булды. Россия флагының өч төсендә киенгән кызлар китапларга күзәтү ясадылар. Җирле шагыйрә Рушания Байтимерованың “Флагта матур өч төстәге” шигырен укыдык.
Төсле кәгазьдән флаг фигураларын кисеп алган балаларга бүләкләр өләштеләр. Балалар китапханәсе әзерләгән викторина сораулары да кызыклы булды. Тиз арада җаваплар тапкан егетләр дә бүләкләр алды.