«Россиянең яшь эшкуары 2020» конкурсы

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» (алга таба - Проект) милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлыкны популярлаштыруга һәм гражданнарны эшкуарлык активлыгына стимуллаштыруга, Россия Федерациясе территориясендә кече һәм урта эшкуарлык секторын арттыруга аерым игътибар бирелә.

Проектаны гамәлгә ашыру максатларында 2020 елның 11 августыннан 2020 елның 28 августына кадәр «Россиянең яшь эшкуары 2020» конкурсының (алга таба - “Конкурс) региональ этабын уздыру планлаштырыла. Конкурс Россия Федерациясе территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының иң яхшы эшкуарлык тәҗрибәләрен ачыклау максатларында уздырыла.

Конкурсны оештыручылар - Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), “Яшь белгечләргә ярдәм итү үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International