Әгерҗедән Журавлев Әнвәр Сәләх улына 90 яшь тулды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

2020 елның 23 августында Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Әнвәр Сәләх улына 90 яшь тулды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Шәмсетдинов тәбрикләде. Ул юбилярга озын гомер, якыннары тарафыннан кайгырту һәм игътибар теләде һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның, Әгерҗе муниципаль районы җитәкчелегенең котлау открыткаларын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International