Киләсе атнада ук яңа уку елы башлана. Балалар мәктәп бусагасын атлап керәләр һәм мәктәп коридорлары яңадан балалар көлкесе белән тула.
Уку процессының башлануын балалар да, укытучылар да түземсезлек белән көтәләр. Әгерҗе районы мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, быел шәһәр мәктәпләрендә 5 яшь белгеч үзләренең педагогик эшчәнлеген башлаячак. Алар арасында 4 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы һәм өстәмә белем педагогы, өченче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук 1 нче гимназиядә һәм 2 нче мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы бар.
Без, үз чиратыбызда, «яңа пешерелгән» педагогларга түземлек һәм уңышлар, аларның җиңел булмаган, әмма шундый мөһим хезмәтләрендә уңышлар телибез.