Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән муниципаль районнарның мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары арасында концертлар уза. «Авыл клублары» республика программасы кысаларында муниципаль районнарда төзелгән авыл мәдәният йортларында үткәрелә торган күчмә концерт программалары матур традициягә әйләнде.
Менделеевск һәм Әгерҗе муниципаль районнары концертлар алмашты. Быел беренче концерт Әгерҗе районының Кичкетаң авылында 20 августта булды. Менделеевск муниципаль районының үзешчән коллективлары авыл халкына иҗади визит белән килде. Кунаклар бай концерт программасы белән килгән иде. Тамашачылар артистларны бик җылы һәм рәхмәтле каршы алды. Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Р. Вәлиев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
22 августта Менделеевск муниципаль районының Иске Гришкино авылында «Көмеш телле гармун» гармунчылар ансамбле һәм Әгерҗе муниципаль районы солистлары җавап визиты белән булдылар. Концерт бер сулышта узды, җирле халык безнең коллективны көчле алкышлар белән каршы алды.